Чаллыда 16 мәктәп капиталь ремонт көтә
Бер мәктәпне тулысынча төзекләндерү уртача 150-160 млн сумга төшә.
Чаллыда 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасын капиталь ремонтларга кирәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
"Бу – бик зур эш. Бер балалар бакчасын капиталь ремонтлау өчен уртача 100 млн сум акча кирәк булса, 59 бакчаны төзекләндерү өчен 5,9 млрд сум акча таләп ителә. Бер мәктәпне капиталь төзекләндерү уртача 150-160 млн сумга төшә. Аны 16га тапкырласаң, зур сумма чыга. Илебез һәм республика җитәкчеләре ярдәменнән башка безгә бу мәсьәләрне хәл итү авыр булачак. Билгеле, шәһәр бюджеты да бу эшләргә финанслар бүлеп бирә. Әмма шәһәр үзе генә бу эшләрне тиешенче башкарып чыга алмый. Барысы да илдәге икътисадый вәзгыятькә бәйле", – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев