Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 18 яшьлек егеткә 8 ел төрмә яный

Җинаять кылуда гаепләнүче беркайда да эшләми.

Чаллыда 18 яшьлек егеткә "талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул 20 яшьлек егеткә һөҗүм итеп, телефонын урлауда гаепләнә. 

Вакыйга төнге вакытта була. 20 яшьлек шәһәрдәшнең эштән кайтып килгән чагы була. Аңа 2 исерек егет бәйләнә. Өйләренә алып кайтып куюын таләп итәләр. Соңыннан алкоголь алып бирергә, шалтырату өчен телефонын сорыйлар. Шәһәрдәш һәр очракта "юк" дип җавап кайтара. 

Исерек егетләрнең берсенә мондый җавап ошамый, күрәсең. Ул шәһәрдәш аңын юаглтырлык итеп берничә тапкыр башына суга. Аңына килгәндә җинаять кылучылардан җилләр исә. 25 мең сумлык телефонның да урланганлыгы ачыклана.   

Шунысы мәгълүм: җинаять кылуда гаепләнүче беркайда да эшләми. Моңарчы да "талау" маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Аңа 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев