Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 меңнән артык баланы эшкә урнашыралар

Аларга 2 сәгатьлек эш тәкъдим ителәчәк.

Җәйге каникулларда 2400 мәктәп укучысын эшкә урнаштырачаклар. Алар мәгариф, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, “Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы” предприятиесендә эшләячәк. Балаларга хезмәт хакы түләү өчен Чаллы бюджетыннан - 13 млн 700 мең сум,  республика бюджетыннан 5 млн сум. бүленеп бирелде.

Балалар көненә 2 сәгать кенә эшләячәк. Аларга бер айга 4060 сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Шуңа 2250 сум күләмендә матди ярдәм дә өстәлә. Гомуми хезмәт хакы 6310 сумны тәшкил итәчәк. 

Теләге булган 400 яшүсмерне “Кориб”, “Чаллы икмәге", “Сатурн”, “Камаз”, "Чаллы су каналы" кебек зур компанияләргә дә урнаштырачаклар. 

Балаларның эшкә урнашуын аеруча Чаллы мэры Наил Мәһдиев хуплый. Яшүсмерләр хезмәт сөеп үсәргә тиеш дип саный ул. 

"7-8-9 сыйныфларны тәмамлагач мин эшли идем. безнең гаиләдә 3 ай буе ял итеп яту булмады. Төзелеш оешмаларында да эшләдем, бетон, кирпеч тә ташыдым. Әти-әнием дөрес тәрбия биргән дип саныйм. Хезмәткә мәхәббәт уяттылар. Ул елларда миңа эшләргә мөмкинлек биргән һәр җитәкчене җылылык белән искә алам. Аларга рәхмәтлемен", - диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек