Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 42 яшьлек ир-атның 2 миллион сум акчасын урлаганнар

Хокук сакчылары каракларны эзли.

2 миллион сум. 42 яшьлек ир-ат банкка хәзер шуның кадәр акча түләргә тиеш була. Ул үзе дә сизмәстән мошенниклар тозагына эләкте.

Телефон аша алдап акча эшләүчеләр банк белгечләре булып шалтырата. Аның исеменнән кредит алынганлыгы турында хәбәр итәләр. Проблеманы хәл итү өчен акчаны банктан алып куркынычсыз счётка күчерергә тәкъдим итәләр. Ышаныч уяту өчен шәхси документ номерларын әйтәләр, гел элемтәдә торалар. Ир-ат ышана. Банктан кредит алып, мошенникларга күчерә. Әмма алданганын бик соң аңлый.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Мошенниклар хәзер эзләүдә. Аларның Оренбург һәм Нижегородский өлкәләреннән шалтыратулары билгеле. Тоткарланган очракта, җинаятьчеләргә 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять хокук полиция суд