Чаллыда 47 яшьлек ир-ат апасын үтерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 47 яшьлек ир-ат апасын үтерде

«Апаны үтердем. Килегез!» дип полиция бүлегенә ир-ат үзе шалтырата.

Аннан алдагы көндә ул исерек килеш апасына килеп тавыш чыгара. Хатын-кыз күп тә уйламый хокук сакчыларын чакырта. Ир-атны шәһәр айныткычына озаталар.  Учреждениедән чыккач, ул үч алырга була. Апасы янына килеп, пычак белән кадап үтерә. Соңыннан полиция чакырта. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 


җинаять

Нет комментариев