Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 500 сум өчен кеше үтерделәр

Конфликт Элеватор тавы посёлогында булды.

Чаллының Элеватор тавы посёлогында яшәүче 37 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул кеше кыйнап үтерүдә гаепләнә.

Фаҗига 20нче августта Элеватор тавы посёлогында була. Ир-ат печән бушатырга 3 кеше яллый. Берсе эштән бүленеп, өйгә ял итәргә керә. Шул вакытта хуҗа  500 сум акчасын югалганлыгын сизеп кала һәм шул ир-атка сылтый. Аны бита белән кыйнап, ишегалдыннан куып чыгара. Зыян күргән 43 яшьлек эшче өенә кайтып җитә алмый. 21нче август иртәсендә йортыннан ерак түгел урында аның мәетенә тап булалар. Тикшерү барышында, ир-атның кабыргалары, куллары сынганлыгы һәм башы нык җәрәхәтләнгәнлеге ачыклана. 

Кеше үтерүдә гаепләнүче ир-ат сак астында. Җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять