Чаллыда 5000нче бала туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5000нче бала туды

Ул - күпбалалы гаиләдә көтеп алынган кыз.

Чаллыда 2023 елның 5000нче сабые дөньяга аваз салды. Ул - Ульяна Саяхова. Сабый - Юлия һәм Рамил Саяховларның күптән көтелгән кызлары. Бу гаиләдә өч малай - Данил, Кирилл һәм Тимофей үсә.

Саяховларның балалары сау-сәламәт, акыллы булып үссеннәр. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды


бала ана капиталы Кама балалар медицина үзәге 5000нче сабый

Нет комментариев