Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5нче хастаханәнең яңа бинасы кайчан төзеләчәк?

ТР сәламәтлек саклау министры планнар турында сөйләде.

Шәһәрнең 5нче хастаханәсе бинасының иске булуы беркем өчен сер түгел. Аны хәтта Ксения Собчак та тәнкыйтләп язып чыкты. Бу хакта без  монда язган идек. 
Хастаханә заманында кунакханә өчен төзелгән бинада урнашкан. 40 елга якын төзекләндерү күрмәгән. 

2018 елда җирле хакимият капиталь ремонт ясаудан заманча яңа бина төзүе күпкә херлерәк дигән карарга килде. Хәтта узган ел проекты өстендә дә эшли башладылар. Урынын да билгеләделәр. Ул Чулман проспекты буенда, “Адымнар” полингваль мәктәбе һәм Ипподром арасында 6 гектар җирдә урнашырга тиеш. Әмма төзелеш кайчан башланачагы гына билгеле түгел иде. 

Боз урыныннан кузгалды, ахры. Хастаханә турында ТР министрлар кабинеты брифингында сөйләделәр. Республиканың сәламәтлек саклау министры бу эшнең көн кадагында торуын белдерде. 

-    Чаллыда яңа бина төзү дөресрәк булыр дип саныйбыз. Хәзерге вакытта проект өстендә эшлиләр. Киләсе атнада Мәскәүдә Дәүләт думасы депутатлары белән очрашакмын. Россиянең сәламәтлек саклау министры белән күрешәчәкбез. Әлеге проектны 2023-2024 елларга федераль программага кертүләрен сораячакбыз, - дип сөйләде министр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб