Чаллыда 6,5 мең бала 1 сыйныфка укырга керә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6,5 мең бала 1 сыйныфка укырга керә

Мәктәпләрне тикшерә башлыйлар.

Чаллыда быел 6,5 мең бала беренче сыйныфка укырга керә. Парта артына, гомумән, 75 меңгә якын укучы утырачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Бу атнада мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башланды. 7 мәктәптә азык-төлек блоклары ремонтлана. Анда эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамлап киләләр.  

«Мәктәпләрдә барысын да тикшереп чыгыгыз. Тәлинкәләргә дә игътибар итегез. Прокуратура кимчелекләр табырлык булмасын», – диде мэр. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев