Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аш бүлмәсендә янгын чыгып, баланың бите пешә

Коткаручылар йорт-фатирларга янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштырырга киңәш итә.

Фаҗига 11 сентябрьдә  көндезге өченче яртыда 20/07 йортында була. Күпбалалы гаилә гомер итүче фатирда, ашарга пешергәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле, янгын чыга. Нәтиҗәдә, 2005 елгы кыз баланың сәламәтлегенә зыян килә. Аның күкрәк өлеше һәм бите пешә (1,2 дәрәҗә). 

«16.09.2020 елның 1479 санлы дәүләт карары нигезендә күпбалалы гаилә яшәгән фатирларда, йортларда, яшәү шартлары социаль яктан начар булганнарның өйләрендә янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган булырга тиеш. Әлеге фатирда ул булмый», - ди Автозавод районының пропаганда һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Линар Вәлирахманов.

«Әгәр дә янгын турында хәбәр итүче әлеге җайланма булса, пожар турында  иртәрәк белеп алып, аны тиз арада сүндергән булырлар иде. Янгын сүндерүчеләр һәркемгә фатирларында әлеге җайланманы урнаштырырга чакыра. Ул кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итәр иде», – дип искәртә коткаручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев