Ул җәяүлеләр кичүеннән чыккан.
14 август көнне Муса Җәлил проспектында өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерделәр. Беренчел фаразлар буенча, Нефаз автобусын йөртүче 42яшьлек ир-ат Гидротөзүчеләр урамыннан светофорның тыелган төсенә чыккан. 72 яшьлек хатын-кыз бу вакытта җәяүлеләр кичүеннән барган.
Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә әби хастаханәгә озатылган, хәзерге вакытта ул реанимациядә.
Нет комментариев