Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус йөртүчеләрнең кондуктор булып эшлисе килми!

Шофёрларга кытлык күзәтелә.

Чаллыда автобус йөртүчеләр һәм пассажирлар арасында тавыш-гаугалар дәвам итә. Социаль челтәрләрдә аеруча шофёрларга зарланып язучылар күп. Берсе начар сөйләшүеннән канәгать түгел, икенчесе - автобусны әкрен йөрткәненә ачулана. Соңгы көннәрдә социаль карта белән йөрүче пенсионер ханым да үз фикерен белдерде. Шофёрны сүгенеп сөйләшүдә гаепләде. 

“Пассажирские перевозки” ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин әлеге проблемалар көн саен була ди. Зурга киткәнен ул, әлбәттә, уртага салып хәл итәргә тырыша. Пассажирларны гаепләп чыкмый, әмма үзенекеләренә дә тел-теш тидерми. Чөнки бүгенге көндә автобус йөртүче булып эшләргә теләүчеләр бармак белән санарлык. 

-   Чаллыда автобус йөртүчеләр җитми. 35-40 процентка кытлык сизелә. Хәтта махсус роликлар ясатып эшкә чакырдык. Предприятие хисабына бушлай Д категориясенә укытачакбыз, яңа “Нефаз” машиналарында эшләү мөмкинлеге бирәчәкбез дип тә игълан иттек. Юк! Рекламадан соң берәрсе булса шалтыратсын иде. Беркем шалтыратмады. Аларның автобус йөртүче булып эшлиселәре килми. Үзләре үк безне саңга сукмыйлар диләр. Шулай бит. Пассажирларга хәзер сүз дә әйтерлек түгел. Алай гына да түгел, карашың ошамаса да, тавыш чыгарырга торалар. Автобус йөртүче абруйлы һөнәр түгел бүген, - дип сөйләде Николай Тятюшкин. 

Җитмәсә, автобус йөртүчеләр юлда кондуктор эшен дә башкара. Юлда килеш акча санау, социаль карталар белән эшләү дә кынлыклар тудыра. Николай Тятюшкин әйтүенчә, әлеге проблема бер Чаллыда гына түгел, илкүләмендә кискен тора.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай