Чаллыда азартлы уен салоны оештыручы егетләрне тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда азартлы уен салоны оештыручы егетләрне тоттылар

Аларга 26 һәм 18 яшь.

Чаллыда азартлы уен салоны оештыручылар эзенә чыктылар. Алар Хәсән Туфан проспектындагы бинада урнашалар. Егетләрнең берсе бизнес өчен кирәк-яраклар - 32 монитор, шуның кадәр үк система блоклары һәм 10 уен автоматлары - сатып ала. Икенчесе администратор ролен үти. Тик эшләре озак дәвам итми. Май аенда аларны кулга алалар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү нәтиҗәләре белән документлар Чаллы судына җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев