Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәйге лагерьлар эшли башлады

Быел аларда якынча 22 мең бала ял итәчәк.

1нче июньнән Чаллыда балалар өчен лагерьлар эшли башлаячак. Шәһәрнең 46 мәктәбендә ял лагере, 44 мәктәбендә хезмәт отрядлары оештырылган.  Бу хакта Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлегенең баш белгече Татьяна Ордина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, шәһәрнең 98 учреждениесе дә тикшерү үткән, анда балалар ялы өчен барлык шартлар да тудырылган. 7800 бала каникулларын мәктәп яны, 1 мең бала хезмәт лагерендә үткәрәчәк. 12 984 бала шәһәр янындагы "Камазжилбыт" җәмгыятенең "Солнечный", "Крылатый" , "Звездный" лагерьлары, "Солнышко", "Бумажник", "Росинка" лагерьлары , шулай ук 3 палаткалы  лагерьларында сәламәтлеген ныгытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй балалар лагерь