Чаллыда берничә сыйныф карантинга ябылды
Укучылар дистанцион рәвештә белем алачак.
ОРВИ белән авыручылар арту сәбәпле, Чаллы мәктәпләрендә өч сыйныф карантинга ябылды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. Республикада барлыгы 13 класс карантинга ябылган. Чаллыдан тыш, исемлектә Казан, Түбән Кама, Лаеш та бар. Тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.
«Класста укучыларның кимендә биштән бер өлеше грипп яки ОРВИ белән авырса, мәктәп җитәкчелеге сыйныфны карантинга яба. Уку сезоны башыннан бүгенге көнгә кадәр 35 меңнән артык укучы иртәнге температура «фильтрын» узмады. Соңгы айда күрсәткечләр эпидемиологик киртәгә 28,6%ка якынайды», – диде ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев