Чаллыда җәйге спорт сезонында ниләр була?
Җәй ахырында чаңгы-роллер ярышлары планлаштырылган.
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов хәбәр итте. Чаңгы-роллер ярышлары 25 августта шәһәрнең төп проспектларында була. Аларга онлайн теркәләнү башланган иде.
Шәһәрдә җәйге спорт сезоны исә 26 апрельдә җиңел атлетика ярышлары белән башлана.
Май аенда «Яр буе» паркы мәйданында «Российский Азимут» һәм «Сбербанк зеленый марафон» ярышлары уза.
15 июньдә узачак сабан туенда да спорт ярышларына зур урын бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев