Чаллыда чүп-чар музее булдырырга теләүче активисттан - яхшы хәбәр
Аның проекты югары бәяләнде.
Шәһәрдә иске киемнәр, дарулар, макулатура, шешәләр җыючы һәм халыкны киемнәр белән алмашырга өйрәтүче Чаллы эко-активисты Сергей Беленков "Зеленая премия"гә лаек булды. Әлеге зур бүләк иң яхшы проектларга гына бирелә.
Сергей Чаллыда чүп-чар музее ачу турында хыяллана. Россиякүләм конкурска да ул шуңа бәйле проектны чыгара һәм ул югары бәяләнә.
"Иң яхшы 20 проектлар исемлегенә кердек. Россиядә әлеге конкурста катнашу өчен 4 меңнән артык заявка җибәрелгән булган. Татарстаннан 2 катнашучының проекты гына премиягә лаек булды. Берсе Чаллы булса, икенчесе - Казан активистлары", - ди "Хәер ярдәм үзәге" җитәкчесе Сергей Беленков.
Узган ел Сергей Беленков "Территория для жизни" номинациясе буенча шәһәркүләм бәйгедә дә билгеләнде.
Сергей Беленков: «Чаллыда чүп-чар музее булдырырга телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев