Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Дәүләт бүләкләре тапшырылды

19 хәрби үлгәннән соң дәүләт бүләгенә лаек булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев батырлык һәм каһарманлыклары өчен Россия Президенты Владимир Путин Указы белән дәүләт бүләкләренә ия егетләрнең Орден һәм медальләрен хәрбиләрнең якыннарына тапшырды. 

Батырлык Ордены белән сержант Юрий Рамздорф, ефрейторлар: Максим Зилаков, Владимир Приемко, кече  сержантлар: Павел Айглов, Денис Горскин, ефрейтор Эльдар Шангараев, рядовойлар: Эдуард Анисимов, Александр Антипов, Дамир Гыйльметдинов, Владимир Жуковец, Рөстәм Камалиев, Андрей Леванов, Григорий Маркин, Андрей Прохоров, Рафис Шарипов, гвардия рядовойлары: Александр Лаврентьев, Владислав Федотов бүләкләнде.

Батырлык Ордены һәм «Кыюлык өчен» медаленә рядовой Иван Западнов лаек булды. 

Рядовой Дамир Шиһапов гаиләсенә «За отвагу» медале тапшырылды. 

«Ярты миллионлы Чаллы халкы исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам. Дөньядагы бер телдә дә сезнең кайгыны юатырлык сүзләр юк. Белеп торыгыз, шәһәр халкы сезнең белән бергә кайгыра, без кулларына корал тотып илебез иминлеген батырларча яклаган улларыгыз, ирләрегезнең исемнәрен мәңге хәтеребездә сакларбыз.   
Алар - илебезнең чын уллары, әтиләре һәм бабалары кебек Ватанны сакладылар. Аларның исемнәре уку йортларында мәңгеләштерелде. Сез улларыгыз, ирләрегез белән горурлана аласыз. Алар белән без дә горурланабыз. Каһарманнарыбызның батырлыгы һәм исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем Дәүләт бүләкләре Россия Президенты