Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел чыршылары кабынды

Бу уңайдан урыннарда Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында бәйрәм тамашалары үтте.

Чаллыда кичә тантаналы төстә Яңа ел чыршыларын ача башладылар. Урман гүзәлләре беренчеләрдән булып Боровецк, Энтузиастлар бульварында һәм Сидоровка паркында кабынды. Бу уңайдан урыннарда Кыш Бабай һәм Кар Кызы  катнашында бәйрәм тамашалары үтте. Алар төрле уен-бәйгеләр үткәреп, шәһәрдәшләребезнең уңганлыгын, җитезлеген сынады, бию марафоны оештырды. Шулай ук  килүчеләр каршында шәһәр мәдәният учреждениеләре солистлары һәм сәнгать коллективлары да чыгыш ясады. 

“Күңел бәйрәмгә сусаган, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Оештыручылар да зурлап әзерләнгәннәр, безгә Яңа ел рухы бүләк иткән өчен аларга зур рәхмәт. Хәзер инде төп чыршыбызның ачылуын көтеп калабыз”, - ди шәһәрдәшебез Лилия Локманова.

Төп чыршыга килгәндә исә, быел «Азатлык» мәйданындагы урман гүзәлен башкачарак бизәргә җыеналар. Ул күз явын алырлык төсле утлар белән балкып торачак. Аны ачу тантанасы 17 декабрьгә 16 сәгатькә билгеләнгән. Моннан тыш, бүгенге көндә шәһәрне дә Яңа елга бизәү эшләре дәвам итә. Төп проспектларда баганаларга төрле формадагы һәм төсләрдәге 750 яктырткыч урнаштырылды. 

Шулай ук быел беренче тапкыр Ватан-Ана мемориал комплексы янында лалә чәчәге формасында яңа утлы корылма да барлыкка киләчәк. Халыклар дуслыгы һәм Сөембикә проспектлары киселешендәге боҗра да бәйрәмчә диодемалар белән әйләндереп алыначак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел