Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел чыршыларын куя башладылар

Кыш бабай белән Кар кызы да иртәрәк киләчәк.

Чаллыда Яңа ел бәйрәме сизелә башлады. "Азатлык" мәйданында төп чыршыны җыйдылар. Шәһәрнең башка районнарында да чыршылар вакытыннан иртәрәк урнаштырылачак. 13 декабрьдә Сидоровский паркында һәм Боровецк бульварында хәтта  утларын кабызылачак. 

Кыш бабай белән Кар кызының да иртәрәк килүе көтелә. Чаллы халкын 14 декабрьдә - Бумажниклар микрорайонында һәм Шишкин бульварында, 15е – Мәләкәс аръягында, 16сы – Җиңү паркында һәм Энергетик мәдәния сараенда көтәләр. 17 декабрьдә бәйрәм Азатлык мәйданындагы узачак. 

Быел шәһәрдә уннан артык бәйрәм мәйданчыгы эшләячәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел