Чаллыда яңа мәктәп  ачыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа мәктәп ачыла

Кайчан?

Мәләкәс арьягындагы яңа мәктәп тиздән укучыларны кабул итә. 22 нче микрорайондагы мәгариф учреждениесе 1224 урынга исәпләнгән. Биредә 5-11нче сыйныфларда укучылар белем алачак. 

Уку һәм өстәмә белем алу өчен биредә уңайлы шартлар тудырылды. Физика һәм хезмәт дәресләре бүлмәләре заманча җиһазланган, актлар залына цифрлы мультмедиа системасы урнаштырылган, 7 спорт мәйданчыгы, 600 урынлы ашханә бар. 

Яңа мәктәп башкалардан музее белән аерылып тора. Ул тарих-туган якны өйрәнү музее, яңа мәктәп коллективы һәм «Форт-Диалог» компаниясе белән берлектә эшләнгән. Биредә интерактив моментлар  күп: шәһәр тарихын сөйли торган трубка, сенсор панельләр, зур проекторлар. 

Мәктәпнең бер блогы Беренчеләр хәрәкәтенә багышланган. Аны  дизайнер Елена Сафируллина җитәкчелегендәге иҗат төркеме бизәде. 

Яңа мәктәпне 7 ноябрьдә ачарга планлаштыралар. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 
 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф яңа мәктәп бала ана капиталы

Нет комментариев