Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче чит ил кешесенә төрмә яный

Ул хостелда танышына пычак белән ташлана.

Чаллы торак йортларының берсендә 2 егет арасында тавыш чыгып китә. Алар икесе дә - чит ил гражданнары. Чаллы предприятиеләрендә эшлиләр. Бу көнне алар спиртлы эчемлекләр куллана, ди хокук сакчылары. Тавыш-гауга нәтиҗәсендә, 25 яшьлек егет көндәшенә пычак белән ташлана. Зыян күрүчене авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә озаталар. Бәхеткә, табиблар аның гомерен саклап калуга ирешә. 

Гаепләнүчене кулга алалар. Хокук саклау органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгата. Мондый очракта закон буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әмма әлеге конфликт буенча яңа мәгълүматлар билгеле булды. Гаепләнүче егетне “кеше үтерергә теләү” маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Бу очракта җәза тагын да катгыйрак: 15 елга кадәр яки гомерлек төрмә яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять