Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат кибет хуҗасын судка биреп «баеды»

Шәһәрдә кофе аркасында суд утырышы булды.

Дөресрәге, искергән кофе аркасында. Чаллыда яшәүче ир-ат аны сәүдә үзәкләренең берсендә сатып ала. Куллану вакытын карамый. Өенә каткач кына кофеның бозылганын сизә. Кибеткә тапшырып, акчасын кайтара. Моннан тыш, сәүдә үзәге җитәкчесен судка да бирә. Матди компенсация, штраф салуларын һәм почта чыгымнарын каплауны сорый. 

Суд утырышында сәүдә үзәге зыян күргән ир-атка 450 сум күләмендә компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарыла.

Акчасына караганда, мәшәкате күбрәк түгелме?!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция