Чаллыда йортларга кайнар су бирелә башлады
Гидравлик сынау вакытында торбаларда 11 төзексезлек ачыкланды.
Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның беренче этабы бара. ЗЯБ һәм Мәләкәс аръягында җылылык торбаларын тикшерәләр. Кайбер участокларда эшләр тәмамланды.
«218 йортның 174енә кайнар су бирелде», – дип хәбәр иттеләр НЧТСның матбугат хезмәтендә.
Шулай ук барлык мәктәпләр һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар бакчаларының 64 проценты кайнар су белән тәэмин ителде. НЧТС хезмәткәрләре ял көннәрендә дә эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев