Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ире урлаган, хатыны яшергән

Аларның эше судта каралды.

Ире урлый, хатыны яшерә. Чаллы кибетләренең берсендә ирле-хатынлы Чурсиннар хәйлә кора. Сатып алучы хатын-кызның сумкасын урлыйлар. Анда 10 мең сумга якын акча була. Зыян күрүче хокук сакчыларын чакырта. Карак парны тиз тоталар.

Шушы көннәрдә аларга карата суд утырышы булды. Зыян күргән ханым аларны гафу иткән. Акчасы белән сумкасын кайтарганнар. Шуны һәм әлеге парның моңарчы җинаять эшенә тартылганы булмавын исәпкә алып, гаепләнүчеләргә карата җәза кулланылмады.  

Фото выкса.рф сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять хокук полиция суд