Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайчан җылытачак?

ТР гидрометеорология белгечләре фаразлары белән уртаклашты.

Җәй быел иртә килде. Тик кояшы белән генә сөендерергә ашыкмый. Июнь аенда уртача һава торышы нормадан 6-9 градуска түбәнрәк булды, ди синоптиклар. Моны алар атмосфера циркуляциясенең үзенчәлеге белән аңлата. Бүген республикада көндез һәм кичен дә һава торышы үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр да көтелә. Кайбер районнарда хәтта яшен булуы ихтимал. Һава температурасы көндез плюс 13-18 градустан артмаячак.

Җомга көнне, 23 июньдә, дә шулай ук зур үзгәрешләр көтелми. Болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлый гидрометеорология белгечләре. 24 июньдә, явым-төшемнәр көтелми. Көндез 17-22 градус җылы булачак. Төнлә – плюс 5-10 градуска кадәр төшәчәк.  

Якшәмбе көнне генә бераз җылыта башлый. Киләсе атнада температура плюс 26 градуска кадәр җитәчәк, ди синоптиклар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы