Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда килен кайнанасын кыйнаган

Эш судка ук барып җиткән.

Бер саксыз сүз аркасында килен белән кайнана арасында мәңгелек дошманлык урнашты.  

Вакыйга җәйнең июль аенда, төнге 1ләр тирәсендә була. Борчулы әни подъездта улының очрашып йөрүче кызы белән басып торуын күреп ала. Әлеге хатын-кыз лаякан исерек. Әнисе улын өйгә чакыра. Булачак киленгә, күрәсең, бу ошамый. Сүз артыннан сүз тавыш-гаугага китерә. Сыра шешәсен ватып ул егетенең әнисенә ташлана, чәченнән тотып башын стенага бәрә. Мыскыллый.

Әлеге факт буенча суд утырышы булды. Килен кеше айныган. Гаебен танымый. Ярый, зыян күрүче ханымны улы яклап чыга. Ничек булган, шулай сөйләп бирә. 
Суд гаепләнүче хатын-кызны административ җаваплылыкка тартты. Аңа 5 мең сум штраф салдылар.  

Фото: volyn.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд

2
X