Чаллыда көрәш буенча Татарстан беренчелеге уза
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көрәш буенча Татарстан беренчелеге уза

Чаллы данын 3 команда яклый.

Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге уза. 
Кичә, 15нче январьда катнашучыларның авырлыгын үлчәделәр, жирәбә салдылар. Бүген төп ярышлар башланды. Биредә 38 команда, 273 спортчы катнаша. Чаллы данын 3 команда яклый. Тренерлар белдерүенчә, төп көндәшләр – Әлмәт, Казан командалары. Ярышларда Чаллының иң көчле көрәшчеләре катнаша. 17 январьда ярышларның финал өлеше узачак, җиңүчеләрне бүләклиячәкләр. Алар Россия беренчелегендә катнашачак. 

Гүзәл Шиһапова

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев