Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп директоры Габдрәүф Волков белән хушлаштылар

«Җәй буе отпусксыз эшләдек. Ремонт ахырына якынлаша инде...», - дип сөйләгән иде ул безгә соңгы әңгәмәсендә.

Шәһәребез зур югалту кичерә. 69нчы физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбе директоры Габдрәүф Габдулхак улы Волков арабыздан китеп барды. Аңа нибары 63 яшь иде. «Габдрәүф Габдулхакович сыман киң күңелле, тырыш, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләүче җитәкчеләр бик аз», – ди аның хезмәттәшләре.

«Габдрәүф Габдулхакович җомга көнне үзен начар хис иткән. Хастаханәгә алып киткәннәр. Инсульт кичереп, комада булган. 14 августта 8:30да гомере өзелгән. Һаман ышанып бетә алмыйбыз. Мәктәп өчен янып-көеп йөрде. Һәр укытучының тормышы белән кызыксына иде. «Ярдәм кирәкмиме?» – дип сорап торды. Шәхсән үземә дә үтемле киңәшләре белән гел ярдәм итте. Әтиебез урынына күрә идек без аны. Шундый гадел, дөрес җитәкче булды ул. Гаиләсендә дә аны бик хөрмәт иттеләр. Хәләл җефете һәм балалары өчен янып яшәде», – дип искә алды мәрхүмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Галәлтдинова.

Габдрәүф Габдулхакович, дөрестән дә, күпкырлы шәхес була. Аның хәтта янгыннан бер кызны коткаруы да билгеле. Әлеге батырлыгы өчен ул медаль белән бүләкләнә. Мәгариф өлкәсендә дә казанышлары санап бетергесез. 2019 елда аңа ТР атказанган укытучысы исемен бирәләр. 

Хезмәт юлын Габдрәүф Волков Аксубай районы Иске Кыязлы авылында хезмәт укытучысы булып башлый. 8 ел эшләгәч, Чаллыга килә. 4нче мәктәпкә укытучы булып урнаша. 2 елдан соң аны җитәкче итеп куялар. 2004 елда ул 69 мәктәпкә килә. Биредә 19 ел җитәкчелек итә. Тәҗрибәле укытучылардан дус коллектив туплый. Балаларны хезмәт аша тәрбияләүгә күп көч куя.

Габдрәүф абый һәркемгә да зур ихтирам белән караучы кешеләрдән була. Килгән кунагын чәй һәм татлы балы белән сыйламыйча җибәрми иде. Соңгы 3 ел дәвамында ул мәктәпне төзекләндерү өчен тырышып йөрде. 

«Казан юлларын шактый таптадым. Ремонт кирәк дип, министрлыкка да бардым. Бинага 40 ел бит инде! Предприятиеләрдән сметалар ясаттым. Үлчәргә, санарга, күпме акча кирәген күрсәтергә кирәк бит», – дип сөйләгән иде ул безгә ай башында гына биргән әңгәмәсендә. 
Быел ул, ниһаять, теләгенә ирешә. Татарстан бюджетыннан мәктәпне яңарту өчен 55 миллион сум акча бүлеп бирәләр. Яз көне мәгариф учреждениесендә капиталь ремонтка да керешәләр. 

 «Җәй буе отпусксыз эшләдек. Ремонт ахырына якынлаша инде. Вак-төяк эшләр генә калды. Матур бинага килеп керү үзе күңелле бит. Тәрбияви яктан да, уңайлыклары ягыннан да», – дип сөенгән иде ул.  

Кызганыч, яңа уку елын балалар белән бергә яңа мәктәптә каршы ала гына алмады... Мәрхүмне 15 августта туган ягы Аксубай районы Иске Кыязлы авылында җирләделәр. 

Габдрәүф Габдулхаковичның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

Фото мәктәп архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

20

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп