Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучысы самокат урлаган

Бәясе - 25 мең сум.

Автомеханик техникумының икенче курс студенты самокатын сәүдә үзәге янында калдыра. Чыгуына транспортыннан җилләр искән. Егет хокук сакчыларына хәбәр итә. Самокат карагын ГЭС посёлогыннан табалар. Ул – мәктәп укучысы. Гаебен таный һәм самокатны хуҗасына тапшыра. 

Җәй җитү белән велосипед урлау очраклары да арта, ди хокук сакчылары. 54 микрорайонда 39 яшьлек хатын-кызның велосипедын урлыйлар. Ул кунакка килгән була. Полиция хезмәткәрләре велосипед урлаган кеше эзенә тиз чыга. 35 яшьлек ир-ат гаебен таный, әмма велосипедны кире кайтармый. Ул аны сатып, акчасын туздырырга өлгерә. Әлеге 35 яшьлек ир-ат моңарчы да урлашу аркасында хөкем ителгән булган.

Ир-атка җинаять эше кузгатылды. 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев