Чаллыда машина урларга теләгән егетне тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина урларга теләгән егетне тоттылар

Ул - 22 яшьлек Зәй егете.

Узган ел ахырында полиция хезмәткәрләренә 24 яшьлек кыз мөрәҗәгать итә. Аның автомобилен урламакчы булалар. Ишеген ватып керәләр, тик кабызып кына китә алмыйлар.

Хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Машина урларга теләгән кеше эзенә чыгалар. Ул – 22 яшьлек Зәй егете. Хокук сакчыларына ничек булган - шулай сөйләп бирә. Яңа ел бәйрәмен Чаллыда дусты белән үткәргәч, Зәйгә кайтырга була. Кеше машинасын урлап китүдән дә яхшырак уй килми башына. Тик теләгенә ирешә алмый. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев