Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары арасында волейбол турниры узды. Фоторепортаж.
Анда 4 команда катнашты.
Көчле рухлы егетләрне Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан дәүләт советының мактаулы рәисе, республика волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, СВО ветераннарына карата аерым хөрмәт. Без кулларына корал тотып Ватан сагында торган егетләребезгә рәхмәтле. Аларга даими ярдәм итәбез. Бу чараны да үзебездә уздырырга булдык. Сез чын геройлар. Ярышларда көчле команда җиңсен», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Республика волейбол федерациясе рәисенә махсус хәрби операциядә катнашып кайткан егетләр ярышлар уздырып булмасмы икән дип мөрәҗәгать иткән.
«Без аларның үтенечеләрен президиум утырышында карадык һәм ярдәм итәргә булдык. Мондый чаралар егетләргә аралашыр, тәҗрибә уртаклашыр өчен кирәк. Аларның төрле авырлыклар күреп тә сынмыйча, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары үсеп килүче буынга үрнәк», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул ярышларда катнашучы командаларга уен өчен инвентарьләр тапшырды.
Турнирда «Алга», «Феникс», «Заряд» һәм «Төньяк фронт» җыелма командалары катнашты. Алар Казан, Чаллы шәһәрләрен, Югары Ослан, Биектау, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Арча һәм Балтач районнарын тәкъдим итә.
Чарада Фәрит Мөхәмәтшин Чаллының «Феникс» командасы тренеры Илгиз Әхмәтшинга һәм махсус хәрби операция ветераннарына даими ярдәм итүчеләргә Татарстан волейбол федерациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев