Чаллыда ничә кеше Путиннан 80 мең сум ала
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ничә кеше Путиннан 80 мең сум ала

Бу - Җиңү бәйрәменә бүләк.

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан  сугыш ветераннарына бер тапкыр 80 мең сум акча бирү турындагы указга кул куйды. 

Әлеге документ буенча бу акчаны фронтовиклар, аларның тол калган хатыннары, кече яшьтәге канцлагерь тоткыннары ала ала. 

Узган елның октябрь ае мәгълүматлары буенча Чаллыда 15 фронтовик, 166 сугыш ветеранының тол хатыны, 20 концлагерь тоткыны яши.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча Бөек Ватан сугышы Бөек Җиңү көне

Нет комментариев