Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Шамил Усманов урамын ачтылар

Капиталь ремонтка 100 млн сум сарыф ителде.

Чаллыда тантаналы рәвештә Шамил Усманов урамын ачтылар. Бу юлы Халыклар Дуслыгы проспектыннан алып Академик Королёв урамына кадәр 767 метр  юл төзекләндерелде. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар ясалды, 70тән артык автомобиль кую урыны барлыкка килде. Капиталь ремонт федераль һәм республика программалары кысаларында тормышка ашырылды. 
“Шамил Усманов урамын идеаль халәткә китерү өчен 100 млн. сумнан артык акча сарыф ителде. Моңарчы булмаган тротуарлар, велосипедта йөрүчеләр өчен юллар барлыкка килде”, - дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Чаллы юллары торышын шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков та бәяләде. “Чаллыда 530 мең кеше яши. 220 мең автомобиль исәптә тора. Бу бик зур сан! Ремонттан соң Шамил Усманов урамы киңәйде, өстәмә машина кую урыннары барлыкка килде. Беррәттән “Безнең ишегалды” программасы да тормышка ашырылды. Урамнар хәзер якты, тигез. Юл билгеләре дә бар. Минемчә, юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә бу - зур эш”, – дип ассызыклады ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков.  
Юлларны төзекләндерүдә катнашкан алдынгы эшчеләрне грамоталар белән бүләкләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше