Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шикле квитанцияләр тараталар

Штрих-код буенча зур суммалар түләргә сорыйлар.

Шушы көннәрдә Чаллыда почта тартмаларына шикле квитанцияләр таратып чыкканнар. Бу хакта шәһәрдәшләр хәбәр итте.

Гадәти квитанция кәгазьләреннән алар кечкенәрәк, әмма охшаш яклары да бар. Кайнар, салкын су һәм су чыгару өчен тарифлар язылган. Азакта 2400 сум түләргә дип куелган. Шунысы шик уята – әлеге квитанциядә беркемнең дә исем-фамиялиясе, фатир номеры юк. Әмма торак-коммуналь хезмәте өчен вакытында түләмәсәң, 50 процентка арттыру белән яныйлар. Коэффициентны да 1,5 процентка арттырып исәпләячәкләрен язалар. 

Каян чыккан бу яңа төр квитанцияләр? Мошенниклар эшеме? Без шәһәрнең берничә идарә итү компаниясенә хат юлладык. 

"Ремжилстрой" идарә итү компаниясе белгече Елена Тарасова: "Бу - реклама кәгазе. Халык борчылмасын. Аның буенча түләргә кирәкми", - диде. 

"Челныстройремонт" идарә итү компаниясе директоры Руслан Кәримов: "Аларны мошенниклар дип тә атарга була. Ә болай бу - реклама", - дип белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык