Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сөйгәненә 12 тапкыр пычак белән кадаган хатын-кызга ни булыр?

Шәһәр судында җинаять эшен карый башладылар.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 12 июнь төнендә була. Полициядә эшләүче дознаватель (тикшерүче) хатын-кыз бергә тормыш итүче ир-ат белән спиртлы эчемлекләр куллана. Берзаман араларында тавыш чыгып китә. Хатын-кыз аның битенә суга. Соңыннан аш-су бүлмәсеннән пычак тотып чыга. Сөйгәненең җилкәсенә һәм аркасына кимендә 12 тапкыр кадый. Ахырда бер тапкыр эченә дә суга. 

23 яшьлек егетне авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә озаталар. Аның да полициядә эшләгәнлеге билгеле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять