Чаллыда талпаннан беренче зыян күрүче бар
Ул ерткыч бөҗәкне ял көннәрендә эләктергән.
Талпан яшүсмер аркасына 29 мартта кадала. Бөҗәкне якыннары тартып чыгара. Әмма барыбер табибка барып күренергә булалар. КДМЦ белгечләре яраны антисептиклар белән эшкәртә һәм поликлиникага җибәрә. Егет күзәтчелек астында булырга тиеш. Талпаннар үзләре түгел, китереп чыгара торган авырулары куркыныч, ди табиблар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел талпаннан беренче зыян күрүче 13 апрельда теркәлде. Яз иртә килү сәбәпле, кан эчүче бөҗәкләр иртә уянды. Аларның активлыгы апрель-май аена туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев