Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Сергей Алексеев: «Талпан куркыныч авырулар китереп чыгара»

Белгечләр алдан куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра.

Талпаннар һаман да актив. Табиблар сак булырга киңәш итә. Алар кеше сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкин, ди. Вируслы энцефалит, лайм (боррелиоз), эрлихиоз һәм башка шундый куркыныч авырулар китереп чыгаралар. Бөтенесен дә бер билге берләштерә – алар үзәк нерв системасына зыян сала, инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. 

“Беренче симптомнар шактый вакыт узгач кына барлыкка килә һәм ул һәркемдә төрлечә чагыла. Бу авыруның формасы һәм организм реакциясе белән бәйле. Шулай да гомуми симптомнарны аерып була: талпан кадалган урын кызарып һәм янып тора, бераз шешеп китәргә дә мөмкин. Яра урыны кычыта башлый. Кайвакыт тән температурасы күтәрелә. Аллергик реакцияләр күзәтелергә мөмкин”, - ди ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Сергей Алексеев.

Белгечләр алдан куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра. Урман, парк, бакчаларда  йөргәндә каплаулы һәм ак төстәге өс-киеме кияргә (талпан анда яхшырак күренә) һәм аэрозольләр (репеллентлар) кулланырга киңәш итә. 

“Бүгенге көндә талпан энцефалитына каршы мәҗбүри вакцинация үткәрелми. Талпан башка яки муенга кадалса гына прививка ясыйлар. Әмма эшләре урман, яшеллек белән бәйле булган кешеләргә табиблар алдан вакцина ясатырга киңәш итә”, - ди Сергей Алексеев.

Кадалган талпанны үзеңә йолкып алырга ярамый. Бу аның башы һәм кадалган борынының ярада калуына китерәчәк. Шулай ук талпаннарны сытарга да киңәш ителми. Шул рәвешле ярага тагын да күбрәк йогышлы агентлар эләгергә мөмкин. Кичектермичә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөмкинлек булмаса, талпанны пинцет белән (шулай ук җеп боҗрасын кулланырга мөмкин) яки бармакка тукыма урап, сәгать теле буенча борып алырга кирәк. Талпанны өзгәләмичә алырга киңәш ителә. Ярага спирт, йод һәм башка антисептиклар сөртергә һәм талпанны инфекциягә тикшерү өчен экспертизага җибәрергә кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда 16 яшьлек егеткә боррелиозлы талпан кадалды. Монда яздык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев