Чаллыда талпаннар һөҗүм итә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннар һөҗүм итә

Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Чаллыдаталпаннар активлашты. Бер көн эчендә Кама балалар медицина үзәгенә 4 бала мөрәҗәгать итте. Бу хакта КДМЦ матбугат хезмәте белдерде.

Табиблар урман, паркларга чыкканда игътибарлы булырга киңәш итә. Саклык чараларын күрү сорала. 

Исегезгә төшерәбез, талпаннар быел иртә - март аенда ук уянды. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр КДМЦга барлыгы 284 бала мөрәҗәгать иткән. 

Талпан тешләгән очракта, кичектермичә йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать кирәк. 


талпаннар

Нет комментариев