Чаллыда Татарстанның беренче баласы туды
Ул - 3925 граммлы малай.
Яңа 2024 елда Татарстанның беренче баласы Чаллыда дөньяга килде.
Кама балалар медицина үзәгендә 0 сәгать 40 минутта малай туды.
Аның авырлыгы - 3925 грамм, буе - 56 см. Баланың сәламәтлеге Апгар шкаласы буенча 9-10 балл.
Баһадир булып туган сабый әти-әнисенә шатлык китерсен, илебезнең горурлыгы булып үссен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев