Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тегелгән киемнәр ничә сум тора? - ФОТОЛАР

“Чаллыда җитештерелгән!” Шундый исем астында шәһәрдә беренче тапкыр җиңел сәнәгать фестивале узды.

Зәвыклы күлмәкләр, балалар өчен уңайлы киемнәр, затлы курчаклар, янчыклар, кул эшләнмәләре һ.б. Чаллыда җитештерелүче товарлар исемлеген тагын да дәвам итәргә мөмкин.

“Чаллыда җитештерелгән!” дип аталучы җиңел сәнәгать фестивале быел шәһәрдә беренче тапкыр узды. Максаты бер - Чаллы эшмәкәрләре эшчәнлеге белән халыкны таныштыру, таныту һәм ярдәм итү.  

Шәһәребездә чыннан да чын талант ияләре яши. Берәүләр әле тәүге адымнарын гына ясый, икенчеләре инде “аксакаллар” сыман бизнес киңлегендә төп-төз басып тора. Чаллы эшкуарларының һәркайсы кабатланмас товар җитештерергә тырыша. Шуңа да карамастан, күбесенең бәяләре кулай. Әйтик, заманча, базарда очрамый торган костюм 3 мең сумга төшәргә мөмкин.

“Шәһри чаллы” газетасы һәркайсы белән танышып чыкты. Алар турында тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес