Чаллыда тиздән чәчәкләр бәйрәме узачак
Бу көнне чәчәкләрдән ясалган күлмәкләр күрсәтәчәкләр.
30нчы август көнне Чаллыда "Акварель 2023" шәһәркүләм чәчәкләр бәйрәме узачак. Гадәттәгечә ул Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр мәйданда оештырылачак.
Фестиваль кысаларында шәһәр учреждениеләре һәм идарә итү компанияләре арасында территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге уза. Быел Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган «Чәчәкләрдән күләмле композиция», «Чәчәкләрдән картина» конкурслары игълан ителде. Шулай ук Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чәчәкле эшләнмәләр дә күреп булачак.
Чәчәкләр фестивале театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барачак. Чәчәкләрдән ясалган күлмәкләр дефилесы көтелә. "Чәчәкләр патшабикәсе", "Маскарад костюмы" конкурсы булачак. Шулай ук бәйрәм көнне "Иң яхшы урам җыештыручы", "Иң яхшы сантехник", "Иң яхшы яшелләндерүче" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеле булачак. Аларны Мәйдан сәхнәсендә бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев