Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда уен-көлкеле трамвай йөри башлаячак

Пассажирларга шәһәр тарихы турында да сөйләячәкләр.

20 декабрьдән шәһәр рельсларына яңа ел трамвайлары чыгарылачак. Бәйрәм трамвае деподан Сөембикә проспектына юл тотачак. Вагоннар тулысынча бизәләчәк. Тышкы ягын мультфильм персонажлары ябыштырылса, эчке ягына уенчык, мишуралар эленәчәк. Узган елдагыча трамвайны Кар кызы йөртәчәк. Кыш бабай балалар күңелен ачачак. 

- Кечкенә пассажирларны мавыктыргыч экскурсия көтә. Төрле викторина, уеннар булачак. Балаларга яңа ел бәйрәме традицияләре турында сөйләячәкбез. Шулай ук трамвайда сәяхәт иткәндә тәрәзәләрдән күрсәтеп шәһәребез тарихы белән таныштырачакбыз. Алып баручыбыз - Кыш бабай булачак, - дип сөйләде Чаллы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры урынбасары Дарья Иванова. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трамвай яңа ел