Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урын өстендә ятучы кешеләр өчен пансионат ачылды

Ул 37 кешегә исәпләнгән.

Чаллыда мөһим вакыйга. ГЭС бистәсендә "Ярдәм” пансионаты ачылды. Ул үзен карый алмаучы, урын өстендә ятучы кешеләр өчен исәпләнгән. Пансионатны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов катнашты.  

Пансионатның хуҗасы – Полина Петрова. 8 ел элек ул караучылар-сиделка хезмәтен оештырган булган. Татарстанның 22 районында, Владимир, Пенза өлкәләрендә өй шартларында хезмәт күрсәткән. Тора-бара ул урын өстендә ятучыларга тәүлек дәвамында игътибар кирәк дигән фикергә килгән. Узган ел ул идеясе турында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткергән һәм хуплау тапкан. Чаллы җитәкчеләре ярдәм кулы сузган - 40 сутый җир биргән. 

1 ел эчендә Полина Петрова ире Владислав белән пансионат төзеп җиткергән. Максатын тормышка ашыру өчен 35 млн сум акча сарыф ителә. “Күбесе хәзер эштә булу сәбәпле, урында ятучы туганнарына тиешенчә игътибар күрсәтә алмый. Үз балалары, гаиләләре булса, тагын икегә бүленергә туры килә. Җитешмиләр. Әлеге пансионатта бөтен уңайлыклар да тудырылган", - ди Полина Петрова. 

Пансионат 37 кешегә исәпләнгән. Алар тәүлек дәвамында караулы булачак. “Көненә 5 тапкыр ашатабыз. Юындырабыз. Лицензия алгач, медицина хезмәте дә күрсәтә башлаячакбыз. Психиатр, гериатр, онколог һәм хирург эшләячәк. Биредә үк процедуралар кабинеты да булачак”, - ди пансионат хуҗасы.

 

"Ярдәм" пансионатында бөтен җирдә видеокамералар урнаштырылган, кергәндә сакчы утырачак. Ярдәм кирәккән очракта, авыру кеше төймәгә басып караучыны чакырта ала. 

Бүлмәләр кешенең никадәр авыр хәлдә булуына карап ясалган. Бәдрәф, душ бүлмәләре, ашханә, ял итү зонасы - барысы да заманча һәм "уңайлы мохит" программасы кысаларында җиһазландырылган. 

"Пансионатта урыннар  70 процентка тулы инде. Мондый хезмәткә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә территориядә тагын шундый бер бина төзергә планлаштырабыз. Аның янында бакча ясаячакбыз. Пансионатта яшәүчеләр яшелчәләр, чәчәкләр үстереп күңелләрен күрә алачак", - ди Полина Петрова. Иң мөһиме – пансионатка теләсә кайчан килеп, туганыңның хәлен белеп була.

Социаль проектны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов та югары бәяләде. Бүгенге көндә аның никадәр әһәмияткә ия булуын ассызыклады. 

“Шәһәребездә шундый битараф булмаган кешеләр яшәве сөендерә. Мондый эшкә бөтен кеше дә алына алмый. Пансионатта эшләүчеләр олы йөрәкле кешеләр дип әйтер идем. Монда сабырлык та, тыңлый белү сыйфатларына ия булырга кирәк”, - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов. 

Яңа пансионатта хезмәтләр түләүле.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пансионат