Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда волонтёрларны котладылар

“Призвание волонтёр” конкурсы нәтиҗәләре билгеле.

Әлеге исемлектә “Хәер ярдәм үзәге” җитәкчесе Сергей Беленков та бар. Ул «Ел волонтёрлар берләшмәсе” дипломы белән бүләкләнде. 

“Хәер ярдәм үзәге” - яшь берләшмә. Әмма аның авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүдә өлеше зур. Үзәк үз эшен мохтаҗ кешеләрне кием-салым белән тәэмин итүдән башлап җибәргән иде. Волонтёрлар урамда яшәүче сукбайларны киендерде. Мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итте. “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр приютына, Минзәләнең мәктәп-интернатына ярдәм иттеләр. Хәтта хайваннарга да игътибарсыз калмады. “Азира” приютына вольерлар ясаттылар. Кылган изге гамәлләренең бу бер өлеше генә. 

Алга таба да шундый күтәренке рухта, дөрес юлдан атлауларын һәм югары үрләр яулауларын телибез! 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер хәйрия ярдәм