Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәттәшен үтереп, бармагын кискән ир-атка хөкем карары чыгарылачак

Суд утырышы вакыты билгеле.

10 июль көнне Вадим Николаев җинаяте буенча суд утырышы булачак. Аңа соңгы сүз биреләчәк. Ә инде 13 июльдә хөкем карары чыгарылачак. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, 48 яшьлек Вадим Николаев җинаять кылуда гаепләнә. Ул 26 яшьлек хезмәттәшен вәхшиләрчә үтерә. Фаҗига узган елның 10 апрелендә була.  

Вадим Николаев хезмәттәшенең машина сатуын белә. Аны сәнәгать зонасына сөйләшергә чакыра. Әҗәткә акча сорый. Тегесе ризалашмый. Араларында тавыш чыгып китә. Ачулы Вадим Николаев хезмәттәшенең муенына 3 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Паспортын һәм кесә телефонын урлый. Телефоныннан акчасын салдыру өчен бармагын кисеп ала. Мәетне Вахитов боҗрасы янындагы чыршылар астына яшерә. Өенә кайткач телефон аша 37 мең сум акчасын салдыра. 

Ир-ат мәетенә шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы оешмасы хезмәткәрләре тап була. Хокук сакчылары җинаятьче эзенә 4 көннән соң чыга. Тикшерү барышында аның кеше үтерү, урлаудан тыш, башка төр закон бозулары да ачыклана. Бу хакта монда язылган. 

Вадим Николав җинаять кодексының 5 маддәсе буенча хөкем ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять