Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хуҗасыз милекне нишләтәләр?

Җитәкче җавап бирде.

Башкарма комитетның җир һәм һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин 2023 елның беренче яртысында башкарылган эшләр турында хисап ясады. Аның әйтүенчә, реклама конструкцияләрен куюдан шәһәр бюджетына 17,2 млн сум акча кергән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,6 млн сумга артык. Бу медиа экраннар урнаштыру турында килешүләр төзегән өчен бер тапкыр түләүләрнең артуы белән аңлатыла. Электрон мәйданчыкларда объектның бәясе 6,3 млн сумнан алып 13, 2 млн сумга кадәр тәшкил иткән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык эшләрнең гамәлдге кануннар нигезендә, электрон сату мәйданнарында гына башкарылуын ассызыклады. «Ихтыяҗ барында тәкъдимнәр дә була. Барлык акча шәһәр бюджетына керә, аннары шәһәрдә башкарыла торган эшләргә тотыла», – диде ул. 

2023 елда муниципаль милек күләме 2 млрд сумга артып, 38 млрд сумнан артып киткән. Моңа яңа юллар, урамнарны яктырту челтәрләрен шәһәр милкенә алу нәтиҗәсендә ирешелгән. 
Тиздән тагын алты объект: «Междуречье» торак комплексындагы причал, Сөембикә проспектындагы төзелеп бетмәгән объект, сәнәгать-коммуналь зонадагы ангар һәм КПП, БСИдагы төзелеп бетмәгән объект һәм склад бинасы шәһәр милкенә алыначак. 

Шәһәрдә милекне инвентаризацияләү эше дә алып барылачак. Барлыгы 46,6 мең объект тикшереләчәк. Хуҗалары ачыкланмаган объектлар шәһәр милкенә күчә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реклама акча милек Инвентаризация медиаэкран