Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы кондызлы күлне чистартачаклар

Бирегә техника керде.

“Яр буе” паркындагы күл төбен ләмнән, суүсемнәреннән чистарта башладылар. Бу хакта экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте. 

Күл төбен чистарту кирәклеге турында сорауны күптәннән кузгаттылар. "Яр буе" паркын реконструкцияләүне планлаштырганда да аны проектка керттеләр. Күлне тәртипкә китерү 10 миллион сумга баса. 

“Яр буе” – уникаль парк. 300 гектарлы паркы булган шәһәрне каян табасың?! Күлне бер тапкыр да чистартканнары булмаган. Узган ел шул сорау килеп басты. Мин чистартачакбыз дидем”, - ди мэр Наил Мәһдиев. 

Күл янындагы агач-куакларны кисеп чыкканнар. Сучистарткыч корылмаларны урнаштырганнар. Әзерлек эшләре бара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү