Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы кафеларның берсендә ашаганнан соң, 9 кеше агуланган

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итте.

Хәзерге вакытта 6 кеше хастаханәдә, 3-се өендә дәвалана. Шәһәрдәшләрнең 4 сендә сальмонеллёз ачыкланды.

Алар кафедан роллы һәм "Цезарь" салат ашаган булган.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрде. Ризык пешерүдә кагыйдә бозулар ачыкланган. Персоналның медосмотр үтүдә дә кимчелекләре бар. Әлеге вакыйга буенча протокол төзелде. Роспотребнадзор эшне судка тапшырды. Суши-барның ябылуын таләп итә. 

ТР Тикшерү комитеты да тикшерү үткәрә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ресторан