Чаллыдан 3500гә якын кеше махсус хәрби операциядә
Бу хакта мэр хәбәр итте.
2024 елның йомгаклау киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев үтеп баручы елда шәһәрдә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Ул чыгышын махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдән башлады.
Быел хәрбиләргә Чаллы халкының ярдәме белән бер тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде. Техника, җиһазлар, азык-төлекне мэр хәрбиләргә үзе илтеп тапшыра.
«Бүгенге көндә 3500гә якын шәһәрдәшебез махсус хәрби операциядә катнаша. Алар шәхси батырлык күрсәтеп, җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр. Без алар белән горурланабыз», – диде мэр.
Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен 390 тоннадан артык азык-төлек җибәрелгән. Бу эшне берничә ел дәвамында эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар командасы башкара.
Чаллы җитәкчеләре яралы хәрбиләрне дәвалауга да зур игътибар бирә. Мэр декабрь башында Н.Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальгә барып, яралы яктшаларыбызның хәлләрен белеште.
Шәһәрдә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә дә даими ярдәм күрсәтелә. Яңа туган 57 балага 100әр мең сум акча, бүләк тапшырылды. Моннан тыш, балалар бакчаларга бушлай йөриләр, мәктәпләрдә бушлай тукланалар.
«Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен дә кайгыртабыз. батырларча һәлак булган ир-егетләрнең исемнәре «Ватан ана» мемориаль комплекс диварына язылды. Без аларны онытмыйбыз», – диде мэр.
Фотолар хакимият сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев